Хәвеф-хәтәр
26 ноябрь 2022, 13:08

Балыкчы чире – яман чир ул

Уфа коткаручылары боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарган.

Балыкчы чире – яман чир улБалыкчы чире – яман чир ул
Балыкчы чире – яман чир ул

 Вакыйга бүген иртә белән Агыйдел елгасында булган. Балык тоту белән илһамланып, 68 яшьлек ир су читенә якын килеп боз астына төшеп киткән. Коткаручылар вакытында корбанга судан чыгарга булыштып медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозның әле ныгымаганын искәртә. Ким дигәндә 10 см калынлыктагы боз кешеләр өчен хәвефсез, машиналар өчен боз ким дигәндә 30 см калынлыкта булырга тиеш.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас