

Туймазы районының Серафимовка һәм Түбәнге Троицкий авылларында 31 кешенең тычкан бизгәге йоктыруы билгеле булды. Алар арасында балалар да бар.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүген 19 мәктәп укучысы стационар дәвалану ала. “Балаларның хәле уртача, һәркемгә медицина ярдәме күрсәтелә. Авыр хәлдәге пациентлар юк”, – ди ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина.
Үлем куркынычы янаган авыру таралу сәбәпле, әлегә өч мәктәпне карантинга япканнар. Эпидемиологик тикшерү тәмамланганчы укучылар дистанцион белем алачак.
Балаларга бу вакытта тычкан бизгәге кайдан эләккән дигән сораулар туды. Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсендә бүлек җитәкчесе Венера Саттарова аңлатуынча, бу чирнең инкубация чоры шактый озын – ул 49 көнгә кадәр җитә. Димәк, укучылар әлеге хәвефле авыруны уңыш җыю чорында эләктергән булырга мөмкин.
“Туймазы районында теркәлгән очракларны карасак, бу хәлнең сентябрь аенда ук башлануы ихтимал. Ул бакчаларда уңыш җыю вакытына туры килә. Гаилә белән чирләү сәбәпләре шуңа бәйле”, – ди Венера Саттарова.
Аың әйтүенчә, тычкан бизгәген йоктыру хәвефе кышын да, аеруча авыл җирләрендә югары булып кала. Чөнки кимерүчеләр, азык эзләп, базларга керәләр, абзар һәм йортларга килергә мөмкиннәр.
Ни кызганыч, соңгы вакытта тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта бара. Быелның 10 аенда 1724 кеше аның белән чирләп терелгән. Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсеннән әйтүләренчә, бизгәк белән чирләү күрсәткече 100 мең кешегә 42,9 туры килгән. Бу – узган елгыдан 6,3 тапкырга күбрәк.