+21 °С
Болытлы


Чишмә районында мәрхүм булучы белән авария теркәлде. 25 ноябрь иртәсендә Чишмә-Аксеново-Кыргыз-Миякә трассасында Шкода Октавия белән Daewoo Nexia бәрелешкән.
Вакыйга нәтиҗәсендә машина йөртүчеләр дә, Daewoo пассажиры да дәвәханәгә салыналар. Берникадәр вакыт үткәч, икенче машина йөртүчесе җәрәхәтләрдән медицина учреждениесендә җан бирә. Вакыйга шартларын тикшерү бара.
Тагын бер атна тотрыксыз һава торышы булачак, юлларда игътибарлы һәм сак булыйк инде, якташлар!
Чыганак: Башинформ
Фото:Башинформ