

Дүртөйле районының Мәскәү авылында фаҗигале хәл булган. Яубазы елгасында балык тотарга барган 38 яшьлек ир суга төшеп киткән.
Балыкчы үзе ярга чыга алган, тик бозлы суда ул нык туңган, үз аякларында өенә кайта алмаган. Аны хатыны килеп тапкан. Ул вакытта әле ир аңында булган, хатыны аны өенә алып кайткач, «ашыгыч ярдәм» чакырткан.
Табиблар килүгә ир инде вафат булган...
Көзге-кышкы чорда елга-күлләрдәге бәхетсезлек очракларының күбесе еш кына боз өстендә тиешле кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга.Көзге боз өч-дүрт атна рәттән булган салкыннардан соң гына ныгый шул. Соңгы көннәрдә исә көннәр дә җылытып җибәрде...
Фото: eg.ru