Хәвеф-хәтәр
25 ноябрь 2022, 07:18

Авызыннан күбек килеп үлгән

Баймак районында – карантин.

скриншот видеоскриншот видео
скриншот видео

Башкортстанның Баймак районында пастереллез буенча карантин кертелде, дип хәбәр итәләр республиканың Ветеринария хезмәтеннән.

Карантин районның Зилаер авылы советы Урал авылыннан 5000 метр төньяктарак, аучылык территориясендә кертелгән.

Сәбәбе – 8 ноябрьдә Березовка авылы янында Башкортстанның аучылар ассоциациясе әгъзасы Алексей Пономаренко кыр кәҗәсен күреп кала. Хайван кешедән качмый һәм аучы аны видеога да төшерергә өлгерә. Белгеч кыр кәҗәсенең бу кылыгы берәр чиргә бәйледер дип фаразлый. Чөнки  хайванның авызыннан күбек агып торган.

Әлеге хәлне ачыклау өчен аучылар ассоциациясе вәкилләре, ветеринар һәм аучылык буенча инспектор вакыйга урынына киләләр. Бу вакытка инде кыр кәҗәсе үлгән була. Аның канын тикшерүгә алалар.  

Пастереллёз (геморрагик септицемия) – хайваннар арасында таралучы йогышлы инфекция. Аның билгеләре – бизгәк тоту, агулану, тиренең, тире асты җепселләренең ялкынсынуы, артрит, остеомиелит.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас