Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 ноябрь 2022, 16:55

Өйдән чыгып киткән бала тышта туңып үлгән

4 яшьлек бала төнлә нишләп йөргән?

vsegda-pomnim.com
Фото:vsegda-pomnim.com

Кичә Бурятия авылларының берсендә  20 градус салкында 4 яшьлек кыз бала туңып үлгән. Бу хакта  Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода белдерүләренчә,  бала йорттагылар йоклаган чакта чыгып киткән. Баланың әнисе, төнге икеләрдә уянып, кызның өйдә юклыгын аңлый. Аны барлык туганнары, күршеләре һәм авыл халкы эзли башлый. Тик ни кызганыч, кызчыкны иртәнгә таба гына ихаталарның берсе буенда көзге куртка, күлмәк һәм итек кигән килеш табып алалар.

“Бала бик нык өшегән иде. Полиция хезмәткәрләре аны үз машиналарына утыртып, ашыгыч ярдәм табибларына каршы чыкканнар. Дәваханәгә барышлый ярты юлда машиналар очрашкан, әмма ул моментка инде бала үлгән”, – диелә Тикшерү комитеты сайтында.

Полицейскийлар кызчыкның  күп балалы тулы гаиләдә үсүен хәбәр иткән. Гаиләдә барлыгы 5 бала булган. Нәни кызның өйдән чыгып киткән чагында әти кеше өйдә булмаган, ул вахта ысулы белән читтә эшләгән.

Бүген күп балалы гаиләдән балаларны вакытлыча алулары турында билгеле булды.

“Московский комсомолец” язуынча, балаларны фаҗига сабәпләре ачыкланганчы социаль учреждениегә урнаштырып торганнар.

Мәрхүм сабыйның әтисе сүзләре буенча, балаларны 21 көнгә генә алабыз дип, кире кайтарырга вәгъдә иткәннәр. Ир хатынының эчкече булмавын, балалар исә нәрсә кирәк, бары белән тәэмин ителүен өстәгән.

Балалар бакчасы мөдире  үлгән кызчыкның әнисен беркайчан да авылда исерек килеш яисә алкоголь сатып алуын күрмәүләре, коммуналь түләүләрнең дә вакытында түләве хакында сөйләгән.

Соңрак авыл китапханәсе мөдире үлгән кыз баланың лунатизмнан җәфалануы турында әйткән. Шулай да авыруына карамастан, сабыйның  моңа кадәр бер дә өйдән чыгып киткәне булмаган...

Коточкыч фаҗига. Беребезгә дә бала кайгылары күрергә  язмасын.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: