Кичә, 23 ноябрьдә, кичен Октябрьский шәһәренең 1нче санлы дәваханәсенә күп балалы гаиләне алып киләләр.
“45 яшьлек ирдә, аның 36 яшьлек хатыны һәм өч балада: 9 яшьлек кыз, 12 һәм 14 яшьлек ике малайда газ исенә агулану билгеләре булган. 12 яшьлек малай авыр хәлдә", – диләр Тикшерү комитетының Октябрьский буенча бүлегендә.
Якынча мәгълүматлар буенча, гаилә күп фатирлы йортта яши. Кичә кичен алар үзләрен начар хис итә һәм аңнарын югалта башлый. Гаилә башлыгы ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга өлгерә.
“Фатирда газ колонкасы һәм газ плитәсе урнаштырылган, агуланган вакытта алар эшләп торган”, – диләр тикшерүчеләр.
Әле белгечләр бу вакыйга буенча тикшерү эше алып бара. Ә табиблар гаилә әгъзаларының гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшә.
Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әйтүләренчә, төп сәбәп – көнкүреш (угарный) газ белән агулану.
“Ашыгыч медицина ярдәменең дүрт бригадасы эшләде. 24 ноябрь иртәсенә: ир кеше – авыр хәлдә, хатыны уртача хәлдә, ике бала – авыр, тагын бер бала чиктән тыш авыр хәлдә”, – дигәннәр ведомство вәкилләре “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына.
Прокуратура бу вакыйганы үз контроленә алган.