Хәвеф-хәтәр
23 ноябрь 2022, 07:08

Ярдәм сорап кул күтәрүчеләргә юлда ник туктамыйбыз?

Бензины бетеп туктаган водитель трассада туңып үлә язган.

Ярдәм сорап кул күтәрүчеләргә юлда ник туктамыйбыз?Ярдәм сорап кул күтәрүчеләргә юлда ник туктамыйбыз?
Ярдәм сорап кул күтәрүчеләргә юлда ник туктамыйбыз?

Иртән Уфа – Инзәр – Белорет трассасында ЮХХДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары полиция лейтенанты Радмир Хәмзин һәм полициянең кече лейтенанты Рәфис Дәүләтов юл читендә кар каплаган ВАЗ-2109 машинасын күреп туктаганнар. Автомобильнең пыялалары бәс каплаган булган. Кемдер ташлап киткән инде дип ишегенә якын барсалар, эчендә шоферы утыра икән. Бу кеше, полиция хезмәткәрләрен күреп, чыгарга тырышкан, ләкин ул шулкадәр өшеп күшеккән ки, чак урыныннан кузгала алган.

Чиләбе өлкәсендә яшәүче бу 25 яшьлек егетнең юлда барганда бензины беткән. Ярдәм сорап машиналарга кул күтәреп караган, әмма туктаучы булмаган. Шуннан инде ул чарасызлыктан төне буе салкын "Жигули"енда утырырга мәҗбүр булган. Ә һава температурасы 15 градустан түбән иде.

Автоинспекторлар зыян күрүчене патруль автомобиленә утыртып, Инзәр хастаханәсенә илткәннәр.

Водитель полиция хезмәткәрләренә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдергән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас