Хәвеф-хәтәр
22 ноябрь 2022, 11:10

Мәктәпләрдә атыш әзерлиләр?..

Куркыныч заманда яшибез...

Ксения КалининаКсения Калинина
Ксения Калинина

“Бүген Эчке эшләр министрлыгының Сибай буенча бүлегенә “билгесез кешеләр шәһәрнең мәктәп һәм колледжларында атыш әзерли” дигән хәбәр килгән”, – дип язган 22 ноябрьдә үзенең ВКонтакте сәхифәсендә Сибай мэры Азамат Юлдашбаев.

Аның әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрен тикшергән, хәбәрләр ялган булып чыккан.

“Шулай да, хәвефсезлек максатыннан, барлык уку йортларында да керү режимын тикшерү көчәйтелде. Учреждение, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре иминлекне тәэмин итү эшләрен оештырырга тиеш”, – дигән Сибай башлыгы.

Ул шәһәр халкын да игътибарлы булырга һәм уяулыкны югалтмаска чакырган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас