

Уфада яшәүче 50 яшьлек кеше мошенниклар хәйләсенә бирелеп 3,5 миллион сум акчасын югалткан. Хатын хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтыратуы турында әйтә. Ялган хезмәткәрләр аның исеменнән төрле банкларда кредит алырга гаризалар бирелүен хәбәр итәләр. Шуңа бәйле рәвештә, аңа банкларда булган барлык акчаларын "куркынычсыз исәпкә" күчерергә тәкъдим иттеләр. Хатын - кыз мошенниклар коткысына бирелеп 3 миллион сумнан артык акчасын күчерә. Алга таба, мошенниклар шул ук хатын-кызны 500 мең сумга тагын ике кредит алырга күндерәләр. Бу акчаларны да хатын кеше мошенниклар счетына күчергән. Мутлашу буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак:gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru