+20 °С
Болытлы


Бүген, 21 ноябрьдә, Белоретта профилактик рейд вакытында республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары суга баткан машинаны күреп кала.
Бу хәл Белорет сусаклагычы территориясендә шәһәр пляжы янында була. Якынча мәгълүмат буенча, “ВАЗ-2121” боз астына төшеп киткән.
“Су астын тикшерү өчен водолазлар җибәрелде. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана. Полиция белән берлектә тикшерү эшләре бара”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.