Хәвеф-хәтәр
20 ноябрь 2022, 18:00

Боз астына киткән ирләрнең берсе чыга алган

Икенчесенә булышканнар.

Боз астына киткән ирләрнең берсе чыга алганБоз астына киткән ирләрнең берсе чыга алган
Боз астына киткән ирләрнең берсе чыга алган

Дим елгасында боз астына киткән ике ир чак кына исән калганнар. Бу хәл Дәүләкән шәһәренең Яр буе урамы янында теркәлгән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, вакыйга ярдан 25 метрлар тирәсе ераклыкта булган. Ирләрнең берсе ярга үзаллы чыга алган. 1950 елгы иргә исә бозлы су тоткыннынан котылырга бу хәлнең шаһиты булышкан. Үзаллы ярга чыккан ир тиз-тиз генә өенә кайтып киткән. Вакыйга урынына полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Икенче ирне өенә ашыгыч ярдәм машинасы илтеп куйган. Ул медицина ярдәменнән баш тарткан. Чыганак: "Башинформ".

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас