Свердловск өлкәсендә полицейскийлар 22 яшьтәге кызның һәлак булу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Бу хәл Заречный шәһәрендә теркәлгән. Мәрхүмә кыз ВАЗ-2109га тагылган снегокатта китеп барган. Хәрәкәт иткәндә яшь кыз юлга егылган һәм “девятка” артыннан килүче машина тәгәрмәчләре астында калган.
“Девятка” водителе аны машинасына утыртып дәваханәгә алып китә. Әмма юлда яшь кыз һәлак булган. Вакыйга урынына килгән ЮХХДИ инспекторлары 24 яшьлек водительнең исерек булуын ачыклаган. Моңа кадәр ул “права”сыз йөргәне өчен җаваплылыкка тарттырылган булган инде.
Чыганак: lenta.ru