Хәвеф-хәтәр
16 ноябрь 2022, 15:58

Исерек хатын юл уртасына чыгып яткан

Такси водителе аны күрмәгән, ахры...

7info.ru7info.ru
Фото:7info.ru

Петербургта такси водителе җәяүлеләр кичүендә аякларын күтәреп яткан хатынны таптаган. Бу хәл видеога эләккән, аны “Фонтанка” бастырып чыгарган.

Роликтан күренүенчә, Лиговка проспектында җәяүлеләр кичүендә яткан хатн аякларын күтәрә һәм аера, моны күргән кайсыбер автомобилистлар туктабрак урап уза. Әмма бер такси машинасы зур тизлектә хатынны таптап уза.

Соңрак 29 яшьлек хатынның шунда ук үлүе ачыклана. Юлда ятканда аның исерек булуы да билгеле була.

Видеодан юл уртасында яткан хатынны күрмәү мөмкин түгел кебек. Чөнки машина ерактан ук килә, юл яктыртылган, шуңа водительнең күрәләтә кеше таптавына ышанып булмый төсле...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас