Хәвеф-хәтәр
16 ноябрь 2022, 16:11

Баланы каз мае белән дәвалаганнар

Әмма бу чара  булышмаган. Сабый үлгән.

youla.ruyoula.ru
Фото:youla.ru

Дагыстанда нәни бала традицион булмаган медицина чаралары белән дәвалаудан соң үлгән. Сабыйның ата-анасы аны хастаханәгә салудан баш тарткан һәм өшкерүчегә алып барган. Бу хакта “КП-Ставрополь” табиб Ибраһим Евтемировка сылтанып хәбәр итә.

Басма чыганаклары мәгълүматлары буенча, Хасавюрт районында яшәүче бала өстенә чәйнек аударган. Аның бите, күкрәге, эче, терсәкләре һәм куллар пешкән. Нәнине Махачкала шәһәр дәваханәсе реанимациясенә салганнар. Пешүләрнең мәйданы  бала тәненең 18 процентын тәшкил иткән. Бер тәүлектән соң баланы палатага күчергәннәр. Бер көннән ата-ана дәвалаудан баш тартып, баланың  тәнендәге җөйләрен каз мае белән бетерәбез дип вәгъдә итүче өшкерүчегә алып барганнар. Каз маен бал һәм тагын әллә нәрсәләр белән болгатканнар да, пешкән урыннарга сөрткәннәр. Тик берничә көннән нарасыйның хәле начарая һәм ул үлә.

Табиб Евтемиров сүзләре буенча, тиешле дәвалау булмау еш кына пешү шогына һәм үлем очракларына китерә. Мондый өзлегүләргә балалар аеруча ныграк дучар: үсмерләрдә пешү шогы тән-тиресе 10-15 процентка зарарланган очракта да барлыкка килә. Ә кечкенә балаларга  5 процент тән тиресен пешерү дә куркыныч – кайчакта моның өчен бер чынаяк чәй җитә. Ул шулай ук өшкерүчеләргә мөрәҗәгать итүче ата-аналар балаларны рәсми медицина ярдәмендә дәвалау яхшырак икәнлекне соң аңлыйлар, бу вакыт эчендә  бала комага китәргә мөмкин, ди. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас