

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичә, 15 ноябрьдә, Уфаның Кече Вокзал урамындагы торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килеп җиткәндә, 15*12 метр мәйданлы өч фатирлы йорт түбәсе дөрләп янган. Ялкынның күрше биналарга күчү куркынычы зур булган. Урамда йортлар тыгыз урнашуы сәбәпле, янгынны сүндерү югары ранг буенча башкарылган.
“Янгынны тиз сүндерәләр, ялкын башка биналарга күчеп өлгерми. Каза күрүчеләр юк. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Урында МЧС дознавателе эшли”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Йортта өч гаилә яшәгән. Барлыгы 12 кеше. Шул исәптә 5 бала да бар. Уфа шәһәре хакимияте запрос буенча 4 кешедән торган бер гаиләне, шул исәптә ике баланы да, шәһәр фондыннан вакытлыча яшәп тору үзәгенә урнаштырган.
Чыганак: bashinform.ru