

Һиндстанның Джаракханд штатында яшәүче хатын кызын агулы еланнан коткарган, әмма үзе шул елан чагуыннан үлгән.
Сарита Деви ике яшьлек кызы белән Налкари елгасына су коенырга киләләр. Яр буенда ана кеше балага таба шуышкан еланны күреп кала. Елгада су коенучылар ярда ни булганын абайлаганчы, баласына тимәсен өчен хатын елан өстенә сикерә. Ул кызын коткарып кала, әмма елан аны өч тапкыр чагып өлгерә. Девины Ранчи шәһәре дәваханәсенә озаталар, әмма табиблар никадәр тырышсалар да, хатынны коткара алмыйлар.
Деви үлгәч, якын-тирә авылларда матәм игълан ителә. Аның белән хушлашу чарасын Налкари елгасы буенда оештыралар.
Чыганак: lenta.ru