Хәвеф-хәтәр
15 ноябрь 2022, 06:46

Аш пешерергә уйлаганда

...чак шартлап күккә очмый калган. 

wgspeeks.comwgspeeks.com
Фото:wgspeeks.com

Чабаксарда торак йортларның берсендә көнкүреш газы шартлаган. Бу хакта төбәкнең прокуратура сайтында хәбәр ителә. Кечкенә улы белән өйдә булган фатир хуҗасы аш пешергән. Аш кайнап ташкан да газ конфоркасы ялкыны сүнгән. Ә газ чыгып яткан. Баксаң, ниндидер чир кичерүе сәбәпле, ир ис сизү сәләтен югалткан. Шуңа ул газ исен сизмәгән. Икенче бер конфорканы ут төртеп кабызмакчы булганда, кухняда җыелган газ шартлаган.

Яңгыраган шартлау нәтиҗәсендә йокы бүлмәсендәге балкон ишеге тәрәзәсе ватылган, кухнядагы чаршауга ут капкан. Ир үзаллы ялкынны сүндерә. Аның бераз йөзе пешкән, әмма ул дәваханәгә барудан  баш тарткан.

Фатирдагы бала һәм күрше фатирларга зыян килмәгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас