Хәвеф-хәтәр
14 ноябрь 2022, 12:36

Ярдәм килүен көтеп ала алмагач, тәрәзәдән сикергән

Янгын чыгу куркыныч шул. 

newsae.runewsae.ru
Фото:newsae.ru

Мәскәүдә янгын вакытында коткаручылар килеп җитүен көтеп ала алмаган ир тәрзәдән сикергән.

Янгын Өченче Рыбинская урамында чыккан. Канал урнаштырган видеоязмада фатир тәрәзәсеннән  төтен чыгуы күренә.

Канал мәгълүматлары буенча, тәрәздән сикергән ир янгын чыккан фатирда яшәгән, кызганычка каршы, биектән сикерү сәбәпле, ул һәлак булган. Янгын урынына килгән коткаручылар уттан 4 кешене коткарган, алар арасында бер бала да бар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас