

“Дуслык-строй” торак төзелеше кооперативы әгъзалары быел октябрь уртасында төзелеп бетмәгән объектта 14 яшьлек кыз үлеме сәбәпле застройщик директорын җинаять җаваплылыгына тарттыру таләбе белән Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән.
“Мөрәҗәгатьтән күренүенчә, объект төзелеп бетмәгән килеш торган дәвердә анда кешеләр һәлак булган, һәм бәхетсез очраклар сәбәпле суд застройщикка объектны консервлаштырырга дигән карар чыгарган, әмма карар һаман тормышка ашырылмаган”, – диләр Тикшерү комитетында.
Ведомство башлыгы Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Ильяс Мәсәллимовка мөрәҗәгатьтәге фактларны тикшерергә һәм доклад әзерләргә йөкләмә биргән. Тикшерү чаралары барышы һәм нәтиҗәләре ведомствоның үзәк аппаратыннда контрольгә алынган.
Исегезгә төшерәбез, 8 сыныф укучысы гәүдәсен Киров урамындагы төзелеп бетмәгән йорт янында тапканнар иде. Халык телендә бу төзелеп бетмәгән бина “үлем йорты” дип йөртелә. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, кыз бала йорт башыннан сикергән.
Чыганак:bashinform.ru