Хәвеф-хәтәр
13 ноябрь 2022, 16:32

Берьюлы өч машина бәрелешкән

Юлда сак булыгыз, дуслар!

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Бүген Бөре районында авария булган. БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, Уфа-Яңавыл юлының 95нче километрында  өч машина – “Киа Рио”, “Хундай Элантра” һәм “Хундай Акцент” – бәрелешкән.

Кызганычка каршы, һәлак булучы да бар. “Хундай Элантра” автомобиле водителе алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Өч машинадан да барлыгы  биш кеше төрле имгәнүләр белән дәваханәгә озатылган.  Вакыйга урынына шунда ук махсус хезмәтләр килгән. Алар авария сәбәпләрен ачыклый. Бу көннәрдә һава торышы бер дә сөендерми шул.  Көндезләрен кичен кебек караңгы, юлларда да  бертуктаусыз яуган яңгырлар аварияле хәлләргә сәбәпче булырга мөмкин. Берүк сак булыгыз, дуслар!

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас