Хәвеф-хәтәр
12 ноябрь 2022, 06:40

Үсмер кыз үз-үзенә кул салган

Чөнки әтисе аның кесә телефоны белән планшетын тартып алган...

ru.korupciya.comru.korupciya.com
Фото:ru.korupciya.com

Петербургта 14 яшьлек үсмер кыз, әтисе белән талашканнан соң, үз-үзенә кул салган.

Ата кеше кызын ялгыәзы тәрбияләгән. Дөрес булса, ир кеше мәктәптә алган начар отметкалар өчен җәза формасында кесә телефонын һәм планшетын тартып алган.

Соңрак кыз баланы әтисе белән  яшәгән йорт тәрәзәләре астында тапканнар.

Тикшерүчеләр  вакыйганы тикшерә башлаган.

Чынлап та шулай булган хәлдә яшьләрнен тәртибенә һәм кылыкларына исең-акылың китәрлек. Сүз күтәрмиләр, ата-ана киңәшен, үгет-нәсыйхәтен бар дип тә белмиләр. Юк кына сәбәпләр өчен шушы якты тормыштан баш тартырсыңмы? Андый коточкыч уй-гамәлләрдән Ходай һәммәбезне сакласын иде дә бит...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас