

Киров шәһәрендәге балалар бакчасыннан яшь ярымлык сабый подгузник кигән килеш кенә урамга чыгып киткән.
10 ноябрьдә булган вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә таралган.
Видеода әле йөрергә дә өйрәнеп җитмәгән бала яланаяк килеш юлга йөгереп чыгуы күренә. Велосипедта узып баручы курьер ярымшәрә сабыйны күреп ала һәм туктый. Малай юлга чыгып, курьерга нидер күрсәтә башлый. Аннары баланы узып баручы хатын-кыз да күреп ала.
Курьер баланы кулына ала һәм хатынның фатирына кертә. Битараф булмаган узып баручылар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. Табиблар сабыйны карый, аның гомеренә куркыныч янамый. Хокук саклаучылар баланы ата-анасына тапшыра.
Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, бакча хезмәткәрләре сабый югалуын бер сәгатьтән генә аңлап ала. Бакча тәрбиячеләрен битарафлыкта гаеплиләр, җаваплылыкка тарттыруны таләп итәләр.
Чыганак: "Интертат"