+21 °С
Болытлы


10 ноябрьдә Тәтешледә фаҗигә булган: бер ир машинасы белән бергә елгага капланган...
Автомобильне судан чыгару өчен коткаручыларны ярдәмгә чакыралар, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.
“Якынча мәгълүмат буенча, “УАЗ” машинасы водителе идарәне югалта һәм авыл аша аккан Ялгызнарат елгасына төшеп китә. Машинаны сулыктан чыгаралар. Салондагы 1976 елгы ир үлгән була”, – диләр ведомстводан.
Әле ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәлне тикшерә.