Хәвеф-хәтәр
11 ноябрь 2022, 04:07

Бер көндә – ун авария

Юллар кешеләрне кая гына илтми дә, ниләр генә күрсәтми...

https://гибдд.рф/r/02https://гибдд.рф/r/02
https://гибдд.рф/r/02

Республика юлларында соңы тәүлектә 10 авария теркәлгән.

Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә, ни кызганыч, 1 кеше үлгән, 9 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итәләр Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясеннән.  

Моннан тыш, инспекторлар 1300дән артык юл кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. 19 водитель исерек хәлдә тотылган, аларның 4е руль артына салмыш килеш кабаттан утырган...

Ел саен көз чорында, караңгы тиз төшә башлагач, җәяүлеләр катнашлыгында да юл фаҗигаләре арта башлый, ди инспекторлар. Статистикага ярашлы, агымдагы елның 10 аенда республикада караңгы вакытта җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән юлларда 100гә якын юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Аларда 5 кеше үлгән, 98 кеше зыян күргән.

Юлларда водительләргә генә түгел, ә җәяүлеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген онытмасак иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас