Хәвеф-хәтәр
10 ноябрь 2022, 16:43

Эшчеләр өстенә йөк машинасы төшкән

Бик кызганыч...

m24.rum24.ru
Фото:m24.ru

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә өсләренә зур йөк машинасы төшү сәбәпле ике  яшь ир һәлак булган. Бу хакта Чиләбе өлкәсе буенча ЮХХДИ идарәсе үзенең “ВКонтакте”дагы челтәрендә хәбәр итә.

Бу хәл бүген булган. MAN зур йөк машинасы руле артындагы 33 яшьлек водитель, идарәне югалтып, юл котлованына төшеп китә. Бу вакытта котлованда 22-24 яшьләрдәге ике эшче торбалар ремонтлаган. Алар шул мизгелдә үк һәлак булган. Күп тонналы машина аларны сыткан.

Йөк машинасы водителе машинаның тормозлары сафтан чыкты, дигән... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас