Хәвеф-хәтәр
9 ноябрь 2022, 16:36

Кеше кайгысында акча эшлиләр...

Сак булыгыз: мобилизация кысаларында алдашуның яңа төре барлыкка килгән.

mius-media.rumius-media.ru
mius-media.ru

“Мошенниклар кеше кайгысында баерга тырыша. Өлешчә мобилизация кысаларында алдашуның яңа төре барлыкка килгән: мошенниклар, хәрби хәрәкәтләр зонасында зыян күргән яки үлгәннәрнең туганнарына эләгеп, алардан пособиеләрен үзләренә алуга исәп тотып, кешеләргә шалтыраталар.

Туганнарына страховка акчасы һәм бердәм пособие тиеш. Мәкерле уйдагылар, түләүләрне “хәвефсез исәпкә” юнәлтергә кирәк дип, үзенең корбанын күндерәләр”, – дип язган үзенең "ВКонтакте" сәхифәсендә Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов.

Аның әйтүенчә, мошенниклар кешеләрнең бүгенге күңел халәтеннән файдалана. Шуңа аларның авына эләкмәс өчен шалтыраткан кешеләргә, үзләрен кем дип таныштыруга карамастан, шәхси мәгълүматны, банк картасы мәгълүматларын, СМС-хәбәр белән килгән кодларны әйтергә ярамый.

“Кеше кайгысында баерга теләргә омтылучылар булачак әле. Үзегезне саклагыз, мәгълүматның агын карадан аерыгыз, ышанып бармагыз”, – дип кисәтә район җитәкчесе.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас