Хәвеф-хәтәр
8 ноябрь 2022, 05:19

Сукбай этләрне кыргый хайваннарга тиңләргә җыеналар

Шулай дөрес булырмы? Сез ничек уйлыйсыз?

www.yaplakal.comwww.yaplakal.com
www.yaplakal.com

Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары шәһәр-авыл читендә яшәгән этләрне кыргый хайваннарга тиңләргә тәкъдим итә.

Мәгълүм булуынча, соңгы вакытта сукбай этләр кешеләргә зур хәвеф тудыра башлады. Аларга тияргә ярамый дигән кагыйдәләр зур проблемаларга китерде. Бүген хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турындагы законга ярашлы, этләрне тотып, стерильләштереп, прививкалар ясагач, кирегә үз урыннарына җибәрергә кирәк. Әмма бу, тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, хуҗасыз этләр белән көрәштә көткән уңай нәтиҗәләрне бирми. Кыргый табигать шартларында көн күргән этләрдә ерткыч инстинкты уяна. Алар кешеләргә дә, малларга да ташланырга мөмкин. Бүген җәнлекләрнең һәм кошларның кайсыбер төрләре югалуына нәкъ кыргый этләр сәбәпче, ди галимнәр.

“Берәдәк этләр шәһәр һәм авыллар янындагы урманнарда тиз кыргыйга әйләнә. Алар өерләргә туплана, һәм поши, болан кебек эре хайваннарга ташлана, кешеләр өчен хәвеф тудыра. 2020 елдан башлап республикада кыргый этләр 38 кыр кәҗәсен һәм 2 пошины ашады. Алар йорт малларына да ташлана, авыл халкына зыян сала һәм алар өчен куркыныч тудыра. Октябрь аенда гына этләр 10 сарыкны ашады, 8ен җәрәхәтләде”, – ди парламент спикеры Константин Толкачев.

Аның әйтүенчә, 2020 елга кадәр хуҗасыз этләрнең артуы белән көрәш ау хуҗалыгына зыян салучы хайваннарның исәбен җайга салу кысаларында алып барылды. Депутатлар өлешчә булса да, шул тәҗрибәгә кайтырга кирәк дип тәкъдим итә. Әмма бу кыргый табигатьтә яшәгән этләргә генә кагылачак.

Әйе, бүген берәдәк этләр зур проблемага әйләнде. Һәм мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас