

Бүген, 8 ноябрьдә, төнгә каршы Темәс авылыннан бер чакрым ераклыкта авария булган.
Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “Лада Ларгус” һәм ВАЗ-2110 машиналары бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Ларгус” водителен һәм аның җиде яшьлек ике баласын дәваханәгә алып киткәннәр. Икенче машинаның водителе һәм пассажиры җәрәхәтләр алган. Бәхеткә, барысы да исән-сау.
Көз белән кыш алмашкан чорда юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк, диләр юл хәрәкәте инспекторлары. Юл хаталарны гафу итми дип юкка гына әйтмиләр бит.