

Бүген, 8 ноябрьдә, Кострома өлкәсендә “Сокеркино” аэропортыннан берничә километр ераклыкта төшеп утырганда Ми-2 вертолеты һәлакәткә очраган. 1 кеше һәлак булган, 4 кеше каза күргән.
Кострома өлкәсе губернатора ике фельдшер һәм ике пилот каз күргән, дип хәбәр итте. Һәлакәтләр медицинасы төрле тән җәрәхәтләре алган 4 кешене дәваханәләргә илткән.
Соңрак һәлак булучының шәхесе ачыкланган. Үзенең Телеграм-каналында Mash басмасы 67 яшьлек пациент Михаил Козловның үлүен язып чыккан. Басма мәгълүматлары буенча, ирне ишемия һәм гомум коронар җитешсезлек диагнозлары белән Шарья шәһәреннән килеп санавиация белән алганнар.
Дөрес булса, каза күрүчеләрнең исемлеге түбәндәгечә: пилот Дмитрий Вишневетский, фельдшерлар Александр Полюхов һәм Алексей Яковлев. Яковлевның ул көнне өченче эш сменасы булган.
Чыганак: lenta.ru