Хәвеф-хәтәр
8 ноябрь 2022, 06:06

Өч үсмер югалган

Балаларга 13-15 яшь.

РОО «Поиск детей – Иглино», VkРОО «Поиск детей – Иглино», Vk
РОО «Поиск детей – Иглино», Vk

Иглин районының Охлебинин авылында кичә, 7 ноябрьдә, кичке якта өч үсмер югалган.

“Балаларны эзләү – Иглин” төбәк иҗтимагый оешмасы волонтерлары хәбәр итүенчә,  15 яшьлек Ангелина Горшкова, 14 яшьлек Диана Заһидуллина һәм 13 яшьлек Артем Фазлыевны эзлиләр.

Ангелинаның буе 165-168 см тирәсе. Кара чәчле, күзләре коңгырт төстә, ябыграк. Өстенә кара кыска куртка һәм кара чалбар кигән.

Диананың буе 159-163 см тирәсе. Чәчләре карасу, кыска, уртача гәүдәле. Өстендә – сары язулары булган көрән төстәге толстовка, көрән кроссовкалар һәм кызыл чалбар.

Артемның буе 155-160 см чамасы. Чәчләре кара, күзләре коңгырт, тыгыз тәнле. Өстендә – хаки төстәге куртка, карасу трико, ак сызыклы кара кроссовкалар.

“Балалар турында мәгълүмат белүче булса, 112 яки 8-927-969-89-19, 8-917-383-56-87 номерларына шалтыратсыннар иде”, – диләр волонтерлар.

Үсмерләр исән-сау табылсын дип телик.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас