Хәвеф-хәтәр
7 ноябрь 2022, 05:27

Сочида балкон җимерелеп төшкән

Өч кеше гомере өзелгән. 

sochi.bezformata.comsochi.bezformata.com
Фото:sochi.bezformata.com

Кичә Сочида 4 катлы йорт балконы җимерелгән. Бу хәл шәһәрнең Үзәк районында, йортның 4нче катында теркәлгән. Ике кеше һәлак булган. Тагын бер имгәнгән кеше – дәваханәдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында йорт җимерелү куркынычы юк, диләр.

Соңрак фатирын арендага биргән хатын балкон конструкциясе әйбтәт хәлдә иде, дигән.

Хуҗабикә сүзләренчә, 1,5 ай элек ул үзе бу балконга чыккан һәм нинди дә булса җитешсезлекләр күрмәгән, шуңа  хуҗалар лоджиянең ныклы булмавын әйтергә онытканнар дигән хәбәр дөрескә туры килми.

“Әйе, анда берни юк иде... Хәтта табуретка да тормый иде анда”, – дип сөйләгән ул.

Ахырда хуҗабикә йорт түбәсеннән еш кына су ага иде, шуңа фатирда күгәрек барлыкка килә иде, дип сөйләгән.  Фатир  хуҗалары идарәче компаниягә мөрәҗәгать иткән, әмма проблеманы үзаллы хәл итәргә туры килгән. 

P.S. Соңгы мәгълүматлар буенча, дәваханәдәге каза күргән кеше дә үлгән. Шулай итеп, балкон ишелүе өч кеше гомерен өзгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас