Хәвеф-хәтәр
6 ноябрь 2022, 06:01

Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юлында - фаҗига

Коточкыч юл һәлакәте: дүрт кеше үлгән, дүртесе - хастаханәдә.

Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юлында - фаҗигаБүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юлында - фаҗига
Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юлында - фаҗига

Бу авария кичә, 5 ноябрьдә, 23:30 сәгать тирәсендә Чакмагыш районында булган.

Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юлында, Аблай авылы ягында Volkswagen "Caravelle" автомобиле белән зур йөк машинасы "МАЗ" бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә минивэнның 4 пассажир үлгән, тагын 4 кеше, шул исәптән 6 яшьлек бала хастаханәгә озатылган.Volkswagen машинасы руле артында 57 яшьлек Благовар районы кешесе утырган, "МАЗ" водителе - Пенза шәһәреннән, (40 яшь тирәсе), аңа да медицина ярдәме кирәккән. Тикшерү эшләре башланган.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. Бу урынга Чакмагыш районы прокуроры урынбасары Виталий Уваров та килгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас