Хәвеф-хәтәр
5 ноябрь 2022, 08:55

“Полигон”да 15 кеше үлгән

Төн уртасында клуб-кафеда янгын чыга.

https://44.mchs.gov.ruhttps://44.mchs.gov.ru
https://44.mchs.gov.ru

Кострома өлкәсендә бүген төнен зур фаҗига булган: “Полигон” исемле төнге кафе-клубта 15 кеше янып үлгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кострома буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, җомгадан шимбәгә төнен клуб иртәнге 5кә кадәр эшләргә тиеш булган. Әмма төнге 3нче яртыда бинага ут капкан.

Ул 3500 квадрат метр мәйданга таралган. Бинаның бер өлешенең түбәсе җимерелеп төшкән. Янгынны сүндерүгә 50дән артык белгеч җәлеп ителгән. Сүндерү эшләре авыр шартларда барган. Иртәнге 5нче яртыларга янгынны сүндерүгә ирешкәннәр.

Клубтан 250дән артык кешене чыгарганнар. Соңгы мәгълүматлар буенча 15 кеше үлгән, 5 кеше җәрәхәтләр алган дип исәпләнә.

Әлегә фаҗига сәбәбе дип  бина эчендә пиротехника атылуын әйтәләр. Күп кеше катнашлыгындагы бәхәс вакытында берәү каршы якка ракетницадан аткан һәм чыгып качкан. Шик астына алынучы әле розыскка бирелгән.

Бу фаҗига буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүләр алып барыла.

moistagram.ru
moistagram.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас