+21 °С
Болытлы


Бүген иртәнге сәгать 4тә Миякә районының Чытырбаш авылында мунча янган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, үлүче һәм зыян күрүчеләр дә бар.
3х5 метрлы агач мунча яну нәтиҗәсендә 2003 һәм 2004 елгы ике яшь кеше зыян күргән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән. Ләкин янгынны сүндерү вакытында кеше мәете дә табылган, анда 21 яшьлек кыз һәлак булган.
Янгын тулысынча сүндерелгән. Сәбәпләре ачыклана. Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркем эшли.