+21 °С
Болытлы


Бүген, 4 ноябрьдә, Мәләвез янында “Ford Transit” микроавтобусы белән “Geely” автомобиле бәрелешкән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.
Коткаручылар әйтүенчә, автобуста дүрт кеше булган, аларның берсенә дә зыян килмәгән. Җиңел машинадагы пассажир хатынны җәрәхәтләр белән районның үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр. Җиңел машинада өч бала да булган. Бәхеткә, аларга һәм водительгә зыян килмәгән.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.