

Сеул үзәгендәге этеш-төртештә каза күргән русияле яшь кыз фаҗигадән соң берничә көн узгач, дәваханәдән чыккан. Бу хакта кичә РФнең Корея Республикасындагы илчелегендә хәбәр иттеләр.
“Безгә билгеле булуынча, ул фаҗигадән соң дәваханәгә эләгеп, анда 1-2 көн ятып чыкты. Яшь кыз һәлак булганнарның гаиләләренә төрле сорауларны хәл итәргә булышкан. Аның хәле әйбәт”, – дигәннәр илчелекнең консул бүлегендә. Бүлек мөдире Денис Абдрашиков Итхэвондагы фаҗигадән соң яшь кыз көчле стресс кичергән, ди.
Тыгында үлгән ике русияле кызларның гәүдәләре бүген Тонхэдан Владивостокка паром белән озатылган. Тиздән тагын бер русияле кызның мәете Русиягә озатылачак – мәрхүмнәрнең туганнары булмаган очракта бу мәсьәлә белән илчелек шөгыльләнә. Хэллоуин уздырырга җыелган этеш-төртештә барлыгы 4 якташыбыз һәлак булды. Тагын бер русияле кызның мәете яндырылачак.
Үлемечле тыгын 29 октябрь кичендә Сеулның массакүләм чаралар уза торган үзәк районында була. Соңгы мәгълүматлар буенча, 156 кеше гомере өзелә, башлыча яшьләр, югарыда язуыбызча, үлүчеләр арасында 4 русияле яшь кыз да бар.
Чыганак: tass.ru