Хәвеф-хәтәр
3 ноябрь 2022, 06:40

Ике айлык баланың гомере өзелгән

Миякә юлында өч машина бәрелешкән. 

Ике айлык баланың гомере өзелгәнИке айлык баланың гомере өзелгән
Ике айлык баланың гомере өзелгән

Ноябрь - бик хәвефле ай, юлларда бозлавык, томан, кар ява. Бу чорда аварияләр саны да арта. Шушы көннәрдә Дәүләкән районына караган Чишмә-Миякә юлында өч машина юл һәлакәтенә эләккән.

Мазда "Милления" КамАЗ һәм Лада "Ларгус" машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә 37 яшьлек ир урында ук һәлак булган, 1983 һәм 1989 елгы ике хатын-кыз, 9ар яшьлек ике кыз һәм 2,5 айлык сабый зыян күргән. Коткаручылар аларны ашыгыч ярдәм машинасына утыртып, дәваханәгә озатканнар. БР буенча ЮХХДИ матбугат хезметендә хәбәр итүләренчә, кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә кечкенә кыз каты имгәнүдән дәваханәдә вафат булган.Табиблар аның гомере өчен күпме генә көрәшсәләр да, коткара алмаганнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас