

Башкортстанда ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ир белән хатын, 2 яшьлек балаларын алып, чыгып качалар.
Суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, игезәк балаларның әти-әнисе суд карары буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Ата кеше авыр җинаять җәзасы буенча хөкем ителгән була, ә ана кеше начар тормыш рәвеше алып бара. Суд 2 яшьлек малай белән кызны, киләчәктә балалар йортына урнаштырыр өчен, Октябрьский шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлегенә бирергә дип карар чыгара. Әмма ата-ана балаларын алып чыгып кача.
“Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре искитмәле зур эш башкарды. Эзләү вакытында күп мәгълүматлар, дистәләгән адреслар тикшерелде. Нәтиҗәдә аларның эзенә төштеләр”, – диләр ведомство хезмәткәрләре.
Сабыйлар Татарстанның Баулы шәһәре читендә урнашкан фатирда табыла. Алар аяныч хәлдә була: ачлар, пычрак матрасларда йоклыйлар, начар шартларда яшиләр. Моннан тыш, алар янында чит ир була, ә ата-аналары булмый. Бераздан алар исерек хәлдә кайтып керә. Ләкин ни өчен балаларын калдырып киткәнлеген һәм опека органнарына тапшырмаганлыкларын аңлата алмыйлар.
Медиклар тикшергәннән соң, балаларны опека органнары вәкилләренә бирәләр. Хәзер аларның гомеренә хәвеф янамый, диләр.