

30 октябрьдә Нефтекама шәһәрендә ашыгыч хезмәтләргә бер фатирда 82 яшьлек хатын-кыз мәете табылуы турында хәбәр килгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, әби үз-үзенә кул салган. Ул элегрәк тә дөньядан үз теләге белән китәргә теләгән, ләкин якыннары коткарып калган. Әле исә әбинең җансыз гәүдәсе янында канлы пычак яткан, ә тәнендә пычак эзләре булган.
30 октябрь көнне аерым яшәүче кызы иртәдән кичкә кадәр әнисенә шалтыраткан, әмма карчык телефонын алмаган. Хәзер хокук сакчылары тикшерү эшен башлаган. Бу хәлгә аны кем этәргәнлеген ачыклаячак.
Күпне күргән, күпне кичергән кеше шундый яшькә җитеп, үз-үзенә кул сала алыр иде микән?