Хәвеф-хәтәр
1 ноябрь 2022, 04:57

Кышын – җәйге, җәен кышкы тәгәрмәчләрдә йөри күрмәгез

Югыйсә, штраф салачаклар.

sertificat-test.rusertificat-test.ru
sertificat-test.ru

Кыш айларында – җәйге, ә җәен кышкы тәгәрмәчләр кулланган водительләргә 2023 елның 1 мартыннан юл инспекторлары штраф сала башлаячак.

“Коммерсантъ” басмасы язуынча, әле Эчке эшләр министрлыгы автомобильне куллану тыелган “төзексезлекләр һәм шартлар исемлеге” буенча эш алып бара. Документ 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш.

Нинди транспорт чарасы булуга карамастан, шипалы шиналарны үз сезонында гына куллану хәерле. Әлбәттә, безнең ил зур һәм төбәкләрдә табигать шартлары да төрле. Документта бу үзенчәлек тә күз уңында тотыла. Мәсәлән, Якутиядә кыш сезоны октябрьдән мартка кадәр дип билгеләнергә мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас