

Һиндстанның Морви шәһәрендә җәяүлеләр күпере җимерелгән. Төрле мәгълүматлар буенча, 350дән 500гә кадәр кеше елгага егылган.
Аларның ким дигәндә 40ка якыны үлгән, 60 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә, дип яза “Times of India” басмасы.
Әйтергә кирәк, бу асылмалы күпер 140 ел элек Маччху елгасы аша төзелгән. Ул халык ял итә торган популяр урын булган. Ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә кеше аеруча күп җыелган, пикниклар оештырганнар.
Соңгы 2 елда күпергә реконструкция ясалган. Аны күптән түгел генә ачканнар. Әйтүләренчә, күперне ашыгып ремонтлаганнар, тиешле тикшерүләр үткәрелмәгән.
Әле фаҗига урынында коткаручылар эшли. Бу урында электр яктылыгы булмау аларның эшен авырлаштыра.