+21 °С
Болытлы


Стаффордширский терьер токымыннан эт эпилепсия өянәгенә дучар булган 37 яшьлек хуҗасына һөҗүм иткән. Бу хакта бүген, 30 октябрьдә, РЕН ТВ хәбәр итә. Маэмай хуҗасына Мәскәүнең төньягында, Синявинский урамындагы йорт фатирында ташланган.
Өянәк вакытында ирнең телен тешләве сәбәпле кан киткән. Кан исен сизгән эт, ирнең муенын эләктереп алган. Маэмайны хуҗабикә куып җибәрә алган-алуын, әмма ирне барып коткарып калып булмаган.
Чыганак: Moslenta.ru