

Русиядә коронавирус инфекциясенең яңа ике төре ачыкланган. Аларның берсе “омикрон” штаммының бер төре – “цербер” дип атала.
“Үткән атнада BQ.1 һәм BQ.1.1 (“цербер”) дигән ике вариант ачыкланды, – диде Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова. Аның әйтүенчә, бу ике яңа вариант ил буенча таралырга мөмкин. Әмма чирләүчеләр саны кинәт артыр дип фаразланмый.
“Базнең галимнәр хәвеф янарлык фаразлар бирми. Шуңа чикләүләр кертелмәячәк. Шулай да, сезонлы инфекция вакытындагы кебек, көз ахырына чир йоктыручылар саны артуы ихтимал”, – ди илнең баш санитар табибы.
Бу сүзләр бераз тынычландыра. Югыйсә, моңа кадәр, “цербер” таралу Европада “омикронның” өченче дулкыны башлануга сәбәпче булырга мөмкин дигән хәбәрләр дә таралган иде.