Хәвеф-хәтәр
26 октябрь 2022, 04:12

Электричкадан егылып төшкән...

Бу хәл кичә булган. 

voronej.bezformata.comvoronej.bezformata.com
Фото:voronej.bezformata.com

Подмосковьеда 13 яшьлек үсмер, электричкада китеп барганда егылып төшеп, һәлак булган.
“Московский косомолец” язуынча, фаҗига Коренево станциясе тирәсендә теркәлгән. 13 һәм 14 яшьлек ике дус малай Казан юнәлеше буенча Мәскәү ягына юлланган. Үсмерләрнең берсе машинист кабинасына барып, үзе белән алган универсаль ачкыч белән аны ачып керергә тәкъдим иткән.
Үсмерләр электричканың “койрык” өлешенә үтә, аны ачып керә һәм эчтән бикләнә. Бермәл алар ниндидер шакыган тавыш ишетә, 13 яшьлек егет шулкадәр курка ки, дусты әйтүенчә, поездның кырыйдагы ишегеннән егылып төшә.
14 яшьлек малай поезд туктаганын көтә һәм дусты янына йөгерә, әмма ул һушсыз була. Ашыгыч ярдәм медиклары аның үлемен раслый.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас