Хәвеф-хәтәр
26 октябрь 2022, 09:18

Балалар мылтык белән уйнаган

Тик  утлы коралны балалардан ерак тотырга кирәк тә бит...

unsplashunsplash
Фото: unsplash

Американың Техас штатында ике бала ялгыш 8 яшьлек энеләрен үтергән.

Бу хәл  24 октябрҗдә булган. Әлегә билгеле мәгълүматлар буенча, 10 һәм 13 яшьлек балалар  мылтык белән уйнаган һәм кече энеләрен ялгышлык буенча атып үтергән. Пуля малайның гәүдәсенең өске өлешенә эләккән. Вакыйга урынына килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасы баланың үлемен раслаган.

Мылтык алдан ук  корылган булганмы, әллә аны балалар корганмы, билгесез.  Полиция моны ачыклый. Тикшерү башланган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас