+21 °С
Болытлы


Ейскида Су-34 бомбардировщигының фаҗигагә очрау сәбәбен двигательләренә кошлар эләгү дип атаганнар. Һәлакәт сәбәбен көч структуралары ачыклаган.
Анда Су-34 очып киткәндә двигательләренә ике акчарлак кереп эләккән диләр, самолет җимерекләре арасында кошларның калдыклары табылган.
17 октябрьдә Ейскида Су-34 хәрби самолетына ут кабып, ул торак кварталга төшеп янды. Рәсми мәгълүматлар буенча, 14 кеше гомере өзелгән, 42 кеше каза күргән.
Чыганак: lenta.ru