Хәвеф-хәтәр
23 октябрь 2022, 06:10

Республика юлларында ун машина авариясе теркәлде

Бер тәүлек эчендә юл һәлакәтләрендә 12 кеше җәрәхәтләнгән.

Республика юлларында ун машина авариясе теркәлдеРеспублика юлларында ун машина авариясе теркәлде
Республика юлларында ун машина авариясе теркәлде

ЮХХДИ хәбәр итүенчә, төнлә Ишембайда, 19 яшьлек җирле кеше ВАЗ-2110 машинасына белән 23 яшьлек егетне бәрдерә. Ул светофорсыз җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган булган. Авария нәтиҗәсендә җәяүле берничә метрга очып барып төшкән һәм төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә салынган.

Шофер әйтүенчә, ул телефон шалтырау белән игътибарын читкә юнәлтә һәм җәяүлене күреп өлгерми кала. Билгеле булганча, аның машина йөртү тәҗрибәсе ике елдан да азрак. Шулай ук ​​машинаның алгы тәрәзәләренә ГОСТ таләпләренә туры килмәгән карайтылган пленка куелганлыгы ачыкланган. Караңгыда ул күрү сәләтен бермә – бер киметә.

Чыганак: Башинформ

Фото:ЮХХДИ идарәсе

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас