Хәвеф-хәтәр
23 октябрь 2022, 18:31

Могҗиза: Су-30 самолеты төшкән йорттагы ике гаиләнең исән калу тарихы

Көнгә чыксаң, гел шөбһәле хәбәрләр...

38.mchs.gov.ru  Могҗиз38.mchs.gov.ru  Могҗиз
МогҗизФото:38.mchs.gov.ru

Иркутск шәһәрендә бүген Су-30 хәрби самолеты һәлакәткә очрады. Самолет торак йорт өстенә төште. Истребитель төшкән йорттагы гаилә могҗиза белән генә исән калган, дип хәбәр иттеләр мәгълүмат чараларында.  

Су-30 истребителе бүген  Иркутск авиазаводының аэродромыннан очып китә. Ул кабул итү-тапшыру очышын ясаган. Ике пилот та һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Ольга Милешина исемле хатын гаиләсенең икенче туган көне 23 октябрьдә булды дип саный. Фаҗига мизгелендә ул кечкенә генә янкормага чыга, янкорма өйдән 5 метр ераклыкта гына була. Өй эчендә Ольганың анасы һәм 7 яшьлек улы кала.

«Мин чоланнан көч-хәл белән чыктым, өйгә керсәм, анда төтен баскан. Әнине һәм улымны алып чыктым, бакча аша күршеләргә киттек. Улым өчен бик борчылдым», – ди ул. 

Ольганың машинасы янып беткән, ул өй янында парковкада булган. Өйнең стеналары ишелгән. Йорт ике фатирлы, берсендә Ольга гаиләсе яши. Икенчесендә – күршеләре.

«Күршеләр чыгып киткән иде. Самолет аларның ягына төште», – ди Ольга.

Хәзер ике гаилә дә туганнарында яшәп тора.

Чыганак: "Интертат" 

 

Читайте нас