

Узган тәүлектә генә республикада мошенниклар 15 кешене алдап, акчаларын урлаганнар.
Банк хезмәткәрләре булып алдау - иң җайлысыдыр, мөгаен - бер көн эчендә аларның кармагына 10 кеше эләккән.
Социаль челтәрләрдә алданып 2 кеше акчасыннан колак каккан, микрозаймнар рәсмиләштергәндә - 1, интернет аша әйбер сатып алганда 1 кеше акчасын югалткан.
Гомум алганда, тәүлек эчендә, Башкортстан халкы мошенникларга 9 миллион сумнан артык акча җибәргән. Уйлап карасаң, бу акчага Уфада яңа йорттан 3 бүлмәле фатир алып булыр иде! Ә мондый алданулар көн саен дәвам итә.
Җинаятьләрнең берсенә тукталып үтик. Буздәк районы буенча полиция бүлегенә 54 яшьлек ир заты мөрәҗәгать иткән. Берәү аңа банк хезмәткәре булып шалтыраткан. Имеш, аның счетыннан берәү акча алырга маташа. Банкта яткан акчасы чит кешегә күчмәсен өчен, шалтыратучы аны «хәвефсезлек» счетына күчерергә тиеш.
Авыл кешесе аферистка ышанган һәм аның кушканнарын үтәгән. Зыян күрүче кредитны рәсмиләштереп, билгесез счетларга 4 миллион сумга якын акча җибәргән.